Яшәү сере..mp4

12+
12+

5 просмотров

2 дня назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

5 просмотров

2 дня назад

ПожаловатьсяНарушение авторских прав
12+
12+

5 просмотров

2 дня назад

Яшәү серен күпләр әйбәт белә, Тик бик азы яши бәхетле... Булып узганында казыналар, Яңа көнгә җуеп бәхетне. Көчсезләре – үз-үзләрен жәлләп, Кемдер юатканны көтәләр. Көчлеләрен – юри бу тормышта Ярдан түбән таба этәләр... Кайгырмыйкчы алдан, ни булыр дип, Ал күзлектән карап шатланмыйк... Кеше куган куян уртак диеп, Коры таякларга атланмыйк. Җиде юл чатында туктап калсаң, Җаның калтырана, күшегә. Саулык, яшәү дәрте булса гына, Бәхет канат куя кешегә. Ярлы булып яшәп була әле, Очсызлыкка калу – түбәнлек... Булганына шөкер итеп яшә, Үзеңнән соң мактап сөйләрлек. Гөлнур Мөхәммәтханова🌹