Shorts
- 30 октября 2026 года сотрудниками ОСБ ДПС ГИБДД МВД по Республике Татарстан проведено профилактическое мероприятие «Тоннель» по массовой проверке водителей транспортных средств. 📹Гульнара Сунгатуллина #татмедиа
- В череде повседневных забот так важно находить время для того, что радует сердце и оживляет душу. Матушка Ксения, супруга настоятеля храма села Бишево Сергия Грязнова, рассказала о своем новом увлечении, которое потребовало от нее немалого терпения, но принесло огромную радость. «Учусь играть на гитаре.. моя давняя мечта! В начале мне казалось, что это за гранью возможного, что наверное, я не способна к такой сложной умственной деятельности, чтобы соединить аккорды, перебор струн и еще хоть какое-то пение.. но решила настойчиво пытаться. И через некоторое время все элементы начали сами собой соединяться, и оказалось это дело навыка.. Конечно, иногда, пальцы попадают мимо струн, но уже реже!», - делится она.
- Апас егете Раяз Егоровка нибары 18 яшь. Ярты ел элек ул махсус хәрби операциягә контракт буенча хәрби хезмәткә киткән. Бүген яшь егет - пилотсыз системалар операторы. Апас аграр көллиятендә “Хокук саклау эшчәнлеге” белгечлеге буенча белем ала ул. Әлегә укуын дистанцион рәвештә дәвам итә. Бүген ул кыска вакытлы ялда. Дуслары белән күрешә, үзе белем алган көллияткә барып, укытучылары һәм студентлар белән дә очрашып өлгергән. Очрашуда хәрби тормышы, яңа шартларга ияләшүе һәм туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашкан. “Бик сагынып кайттым. Өйдә булу, якыннарым, дусларым белән вакыт үткәрү күңелгә рәхәтлек бирә. Туган якта үткән һәр мизгел бик кадерле”, - ди ул үзе.
- Улы Альберт 2023нче елда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Альберт Мөхетдинов быел май аенда батырларча һәлак була. 📹Гөлназ Вәлиева #татмедиа
- Районда Йолдыз газетасына язылу компаниясе башланды!
- “Безнең кулда – кеше язмышы, пассажирлар иминлеге. Шуңа күрә дә, игътибарны азга гына да киметергә ярамый”, - диләр Илфат Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге автотранспорт хуҗалыгы хезмәткәрләре. 📹Гөлнара Сөнгатуллина #татмедиа
- Редактор по работе в социальных сетях в "Апастово-информ"
- Апаста яшәүче Рәшит Сафин 45 елга якын руль артында. Ул Рамил Нәҗмиев җитәкчелегендәге автотранспорт предприятиясендә хезмәт итә. Балалар йөртә торган автобуста эшли. 📹Гөлназ Вәлиева #татмедиа
- Засыпайте и просыпайтесь с нашими новостями — и не пропустите ни одного важного события. У нас — только свежие новости Апастовского района, прямые эфиры, афиша мероприятий, спектаклей и концертов. Не успели посмотреть «Апас хәбәрләре»? Не беда! Все выпуски доступны для просмотра на наших каналах в МАКС и Telegram, в сообществах ВКонтакте и Одноклассники, а также на видеохостингах YouTube и Rutube. Оставайтесь на связи и будьте в курсе всего, что происходит в вашем районе! ❤️
- Үтәмеш авылында туып, Кече Күккүз авылында гомер иткән Фәүзия әби Сөләйманова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Фәүзия әби Сөләйманованы район башлыгы Айрат Җиһаншин 95 яшьлек олы юбилее белән тәбрик итте. Ил башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. 📹Гөлназ Вәлиева #татмедиа
- Апас егетләре - шәхси эшмәкәр Илдар Нәбиуллин, Җәмигъ мәчете имамы Фәргать Мотыйгуллин, махсус хәрби операция ветераны Дамир Мөбәриев махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк алып барды. Алар егетләр белән күрешеп, туган якның сәламнәрен, күчтәнәчләрен тапшырып, исән-имин кайтып җитте. -Егетләр белән очраштык, барлык әйберләрне, машинаны тапшырдык. Зур рәхмәтләр әйтеп, бик канәгать калдылар. Безнең төп максат - егетләргә аларның безгә ни кадәрле кадерле булуларын аңлату, алар өчен борчылу, сагынуыбызны җиткерү, һәрчак ярдәмгә әзер торуыбызны белдерү иде. Барлык кирәкле әйберләр кыска вакыт эчендә җыелды. Без райондашларның, халкыбызның ни кадәрле бердәм булуын аңладык. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншинга, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район халкына, көмеш волонтерларга зур рәхмәт, - ди Илдар Нәбиуллин.
- Асия Хәйруллина исемендәге фестиваль кысаларында һәм Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Апас халык театры тамашачыга Хәбир Ибраһимның Владимир Гуркин әсәре буенча язылган “Мәхәббәт күгәрченнәре” авыл комедиясен тәкъдим итте. Мәдәният йортының залы шыгрым тулы иде. Халык комедияне йотлыгып карады, рәхәтләнеп көлде, шау-гөр килеп ул чапты. Кыскасы: тамаша бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Спектакльне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Земфира Мөхәммәтшина сәхнәгә куйган, рәссам-декоратор - Илсөяр Вәлиева. Райондашыбыз, танылган драматург Хәбир Ибраһим үзе дә спектакльне карарга килгән иде. Ул да Апас халкын сәламләп, күңелдәге хисләрен белдерде. Апас халык театры артистлары үзләренең осталыкларын тагын бер кат дәлилләп, һәркемгә күтәренке кәеф, җылы хисләр һәм онытылмаслык кич бүләк итте. Тамаша башланганчы район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев залга җыелган өлкәннәрне котлап, район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән иң изге теләкләрен җиткерде.
- Соя берничә кырда үстерелгән. Игенче-механизаторлар Апас бистәсе янәшәсендәге 40 гектарлы кырда соңгы мәйданнарны җыялар. Уңышы гектарыннан уртача 15-16 центнер чыга. 📹Гөлнара Сөнгатуллина #Татмедиа
- Асия Хәйруллина исемендәге театр фестивале район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән атаклы татар артисткасы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган артисты, Түбән Барыш авылында туып-үскән данлыклы якташыбыз Асия Хәйруллинаны искә алу, аның исемен мәңгеләштерү, театр сәнгатен үстерү, районара мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан һәм Апас халык театры оешуга 55 ел тулу уңаеннан оештырылды. 📹Гөлназ Вәлиева #татмедиа
- Апас егетләре - шәхси эшмәкәр Илдар Нәбиуллин, Җәмигъ мәчете имамы Фәргать Мотыйгуллин, махсус хәрби операция ветераны Дамир Мөбәриев махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк алып барды. Алар егетләр белән күрешеп, туган якның сәламнәрен, күчтәнәчләрен тапшырып, исән-имин кайтып җитте. -Егетләр белән очраштык, барлык әйберләрне, машинаны тапшырдык. Зур рәхмәтләр әйтеп, бик канәгать калдылар. Безнең төп максат - егетләргә аларның безгә ни кадәрле кадерле булуларын аңлату, алар өчен борчылу, сагынуыбызны җиткерү, һәрчак ярдәмгә әзер торуыбызны белдерү иде. Барлык кирәкле әйберләр кыска вакыт эчендә җыелды. Без райондашларның, халкыбызның ни кадәрле бердәм булуын аңладык. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншинга, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район халкына, көмеш волонтерларга зур рәхмәт, - ди Илдар Нәбиуллин.
- 📸Гөлназ Вәлиева #Татмедиа
- Гәлиәсгар Камал театыры артислары
- Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасының Иделаръягы театр коллективлары 3 декабрьгә кадәр чиратлашып спектакльләр күрсәтәчәк. Шулай ук дәүләт театрлары да үзләренең спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев катнашты.
