Ярминкәдә – җыр-биюләр
Авыллардан килгән җырчы-биючеләр бүген Әгерҗедә узган ярминкәнең үзгә бизәге булдылар. Салагыш авыл җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре Венера Ибраһимова, Фирдания Тимуршина, Раилә Тимофеева авыл башлыгы Илгизә Фәрдетдинова җитәкчелегендә Уразай авылының яшь гармунчысы Инзил Ибраһимов уйнаган көйләргә кушылып җырладылар. Аларга Иж-Бубый мәдәният йорты мөдире Гөлнур Хәмидуллина да кушылды. Халыкны җырлатып, биетеп күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
Название:
Ярминкәдә – җыр-биюләр
Категория:
Новости и СМИ