Туры эфир #ЧаллыТукайныукый (Прямой эфир #ЧелнычитаетТукая)
tat: 26 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Instagram социаль челтәрендәге китапханә укучылары белән туры эфирга чыкты. Туры эфир шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иде. Онлайн-әңгәмә барышында Интернеттан файдаланучылар Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин белән аралаштылар һәм аларга үз сорауларын бирделәр. Турыдан-туры эфирда #ЧелныТукайныукый әдәби флешмобына йомгак ясалды. Әдәби флешмоб 13 апрельдән 26 апрельгә кадәр Контакт һәм Instagram социаль челтәрендә узды. Рус: 26 апреля Централизованная библиотечная система города Набережные Челны вышла в прямой эфир пообщаться с подписчиками в профиле Instagram. Прямой эфир был посвящен ко Дню рождения Габдуллы Тукая. Во время онлайн-беседы интернет пользователи пообщались с Данилом Салиховым – председателем Союза писателей Татарстана и Факилем Сафиным – председателем Набережночелнинской писательской организации и задавали им свои вопросы.
Название:
Туры эфир #ЧаллыТукайныукый (Прямой эфир #ЧелнычитаетТукая)
Категория:
Разное