140419 "Бер учка сыя дөнья"
Татар мәдәният үзәге. 14 апрель. Мәскәү өлкәсенең Щёлково шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе ӘЛФИЯ ШӘМСЕТДИНОВАның "Бер учка сыя дөнья" дип исемләнгән Әдәби - Музыкаль кичәсе. Концертта махсус Казан кунаклары: Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэл Латыповлар, Татарстанның атказанган артисты Рафинат Салахов, җырчы Сиринә Зәйнетдинова, Мәскәү татар мәдәният үзәге артистлары: Зөлфия Хабибуллаева, Наиля Дусметова, "Газиз" театры җитәкчесе Тәнзилә Хөснетдинова, нәфис сүз педагогы Асия Рахман катнаштылар. Россияның атказанган, Татарстанның халык артисты җырчы һәм композитор Наилә Фатехова Әлфия Шәмсетдинова сүзләренә яңа җырын тәкъдим итте.
Название:
140419 "Бер учка сыя дөнья"
Категория:
Культура