"Татарстан сандугачы" – Рәмзис Галипов
"Татарстан сандугачы" проектының чираттагы чыгарылышы безне Балтачка китерде. Бүгенге героебыз — Рәмзис Галипов. Ул район электр челтәре оешмасында эшли, буш вакытларында җыр белән мавыга. Кайчандыр авылда яшәгән, күптән түгел генә район үзәгенә күченгән.