Татарның иң бай кешеләренең берсе Нигъмәтулла хаҗи Карымшаков үзенең бөтен акчасын милләт балалары өчен бирә!
19 гасыр. Төмән өлкәсенең Ямбай авылы. Бай салган мәдрәсәдә берьюлы 300 ир бала белем ала.
Моннан кала шәкертләрне үз акасына ашата, киендерә, аларга бүләкләр алып бирә, хәтта үзе дә аларга Коръән гыйлемен укыта. Иң сәләтле укучыларны үз байлыгы хисабына Мәккә, Мәдинә, Бохара, Мисыр, Истамбул һәм Кышкар мәдрәсәләренә җибәрә.
Нигъмәтулла хаҗи үз акчасына авылда кызлар мәктәбе, ике катлы таш мәчет, ашханә, мөгаллимнәр йорты һәм бик зур китапханә төзи. Ул хәтта 3 томлы кулъязма китапны 700 сумга сатып алырга да акчасын кызганмый.
Чагыштыру өчен: әлеге суммага 19 гасыр ахырында 30 сыер сытып алырга мөмккин булыр иде.
Көннәрдән бер көнне Ямбайда янгын чыгып, ярты авыл көлгә әйләнә. Нигъмәтулла хаҗ сәфәрен бүлеп авылдашлары янына йөгереп кайта һәм аларга үзенең хәләл акчасына 200 гә якын өр-яңа йорт салып бирә.
Шушы кадәр акча сарыф итүе Нигъмәтулла хаҗиның эшенә һич кенә зыян китерми, ә аның малы көннән-көн артып, үзе баеп бара.
Татарның әлеге игелекле улы турындагы язманы монда укый аласыз.
Мифтахетдин Сәрвәретдин, Газиз Гобәйдуллин, Габделбари Баттал, Мөхетдин Корбангалиев кебек мәшһүрләребезнең үзләре исән вакытта басылган китаплары булып чыкты анда!
Әлеге шәхесләр турында «Безнең мирас» журналы һәм сайтыннан укый алачаксыз.
«Алтын мөнбәр» фестивалендә күрсәтелгән «Моң» — режиссеры Софья Чигирова (ул Чаллы шәһәрендә туган) фильмы. Сюжет буенча яшь кыз Алина Санкт-Петербургта диджей булып эшли һәм чит илдә карьера төзү мөмкинлеге ала. Әмма әбисе Нуриянең альцгеймер авыруы турындагы хәбәр аның планнарын үзгәртә. Татарстанга кайтып, ул аның соңгы теләген үтәргә тырыша — туган авылында күмелгән хәзинәне табарга кирәк, ләкин проблема шунда ки: бу авыл күптән су астында калган.
Төп рольне Дина Гобәйдуллина («Слово пацана. Кровь на асфальте») башкарды, героиня әнисе образын Ольга Сутулова («Содержанки», «Последний министр») гәүдәләндерде. Моннан тыш, картинада Казан артистлары да төште: Казан Яшь тамашачы театры актрисасы Гүзәл Вәлишина, шулай ук Гүзәл Сибгатуллина һәм Зөләйха Хәкимҗанова. Фильмны төшерү 2025 елның җәендә тәмамланды. Ул Татарстан Республикасының Лаеш районында — Атабай авылында, шулай ук Макаровка һәм Саралы авылларында, Биектауның Алан Бәксәр авылында төшерелде.
«Моң» фильмының премьерасы июль аенда Түбән Новгородта узган «Горький фест» яңа Россия киносы фестивалендә булды.
Ленар Гобәйдуллин видеосы
Оренбург губернасы татарларының мәдәни-мәгърифәти үсешендә сизелерлек эз калдырган гүзәл затларыбызның берсе – тарихыбызда мәшһүр эшмәкәр һәм хәйрияче буларак урын алган Шакир Рәмиевнең хатыны Гәүһәр Рәмиева.
Аның турында сайтыбыздан укый аласыз.
Юбилей уңаеннан цирк аренасында зур тамаша куелды. Спектакльдә мәктәпнең 6 яшьтән 18 яшькәчә булган 150дән артык дуслары һәм укучылары, шулай ук танылган клоуннар триосы катнашты.
30 ел буе мәктәпне нигезләгән һәм җитәкләгән Ильдар Игумнов үз вазыйфасыннан китте. Яңа җитәкче итеп аның кызы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Шарапова билгеләнде.
Эльза Газизова видеосы
Ленар Гобәйдуллин видеосы
beznenmiras.ru сайтыннан укый аласыз.
Ничәнче сыйныфка китте балаларыгыз? Языгыз әле.
Эльза Газизова видеосы
https://beznenmiras.ru/news/miras/sihabetdin-marani-tatar-xalkynyn-kilep-cygysy-turynda
Ә соң ничек булыр
Теге - сезнең
«Ирләр көчли» дигән сүзегез?
Көлеп әйтмим
Болай киенеп,
Сез көчлисез безне үзегез!
Һади Такташ образы ничек сезгә?
Ленар Гобәйдуллин видеосы
Ленар Гобәйдуллин видеосы
Шуларның берсе – Гөлсинә Садретдин кызы Сафиуллина. Бабачы Галимулла нигезенә килен булып төшә ул. Шул көннән башлап аның бөтен гомере бабачылык белән турыдан-туры бәйләнгән.
Ленар Гобәйдуллин видеосы
Ленар Гобәйдуллин видеосы
Җавап – видеода һәм безнең сайтыбызда!
https://beznenmiras.ru/news/miras/sarkyi-torkestan-ham-gola-tatarlary
Хәзер безнең сайттан укый аласыз!
Без дә татып карадык. Телеңне йотарлык тәмле иде.
Ленар Гобәйдуллин видеосы
Әлеге бәйрәмдә күренекле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләр катнашты.
Видеода Хәлил хәзрәт үзенең умартачы бабасы һәм умартачы һөнәре хакында сөйли.
Ләбиб Лерон видеосы
Казаковлар мирасын барлыйбыз.
Эльза Газизова видеосы
https://beznenmiras.ru/news/miras/gaiaz-isxakyinyn-millatcelege-turynda
https://beznenmiras.ru/news/miras/miunxen-instituty-professory
