#тюлячиинформ
Ачы туфраклы җирләргә известь кертү - мул уңыш үстерүнең нигезе. Бу эш районыбыз хуҗалыкларында даими башкарылып килә.
- Агымдагы елда өч хуҗалыкта 660 гектарда сөрүлек җирләренә 6540 тонна известь кертеләчәк. Бу эш инде тәмамланып килә, аның өчен хуҗалыклар 8433 мең сум финанс чыгымнары тоттылар, - дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов.
Кайвакыт кешенең гомер юлына күз саласың да, ирексездән сокланып куясың. Тормышның һәр адымын игелек, сабырлык һәм олы җанлылык белән бизәгән шундый шәхесләрнең берсе – Олы Мишә авылында яшәүче хезмәт ветераны Ислам абый Гасимов. Шушы көннәрдә ул 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды. Меңнәр арасыннан танылып торган аксакалны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге, авылдашлары һәм якыннары чын күңелдән тәбрикләде.
Ислам абыйның үткән юлы – яшь буын өчен үзе бер тормыш энциклопедиясе. Ул яшь чагында ук гаилә җаваплылыгын үз иңенә ала. Ил тормышы авыр булган елларда якыннарын кайгыртып, «аз булса да аларга икмәк күбрәк калсын» дигән изге ният белән читкә чыгып китә. Нигез дә аның өчен изге була: ялгыз калган әнисен хөрмәтләп, үзе янына алса да, ана кешенең «монда тора алмыйм» дигән сүзен ишеткәч, әнисенең күңел тынычлыгын барысыннан да югары куеп, туган авылына кире әйләнеп кайта…
Ислам абый турында тулырак «Теләче» район газетасыннан укый аласыз.
Бүген Нәфыйга апа Фатхуллина үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды. Аны бу күркәм гомер бәйрәме белән якыннары, туганнары тәбрикләде. Район җитәкчелеге дә юбилярга үзенең иң изге теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткерде.
Нәфыйга апа Иске Җөри авылында туып-үсә. Барлык чордашлары кебек үк, аңа да балачактан ук бик иртә хезмәткә җигелергә туры килә. Юбиляр хакында тулырак район газетасының алдагы саныннан укый аласыз.
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
Үзәк балалар бакчасы балалары
#тюлячиинформ
Бүген Максабаш авылында яшәүче, “Шәхси батырлык өчен” ордены белән бүләкләнгән Альмира Рәшитовна Галеева туган көнен билгеләп уза. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Айрат Фатхуллин да тәбрик итте.
- Стюардесса булып эшкә урнашасым килсә дә, мине алмадылар башта эшкә. Әнием, аэропортка урнашырга тәкъдим иткәч, башта шунда урнаштым. Бераз контролёр булып эшләгәч, стюардесса булып урнашасы килү теләгем барлыгын әйттем. Рөхсәт бирделәр. Миңа ул вакытта 19 яшь иде, - дип искә ала бу елларны Альмира ханым.
#татмедиа #теләче
Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Шушы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сез Табигать-Ана тарафыннан бирелгән, сөенеч һәм сәламәтлек чыганагы булып саналган олы байлыкны ишәйтүчеләр, күз карасыдай саклаучылар. Урманнарга хуҗаларча карашыгыз, алтын кулларыгыз, йөрәк җылыгыз, матурлык дөньясында яшәргә теләвегез кирәк. Сезгә тынычлык, иминлек, муллык һәм тормышта, хезмәттә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Күптән түгел 88 яшен тутырган, Теләчедә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримова сайлау участогына беренчеләрдән булып килеп, үз тавышын бирде һәм башкаларны да актив булырга чакырды.
#сайлаулар2026 #выборы2026 #тюлячи
Хөрмәтле райондашлар! Россиядә 18–20 сентябрь көннәрендә яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. "Батыр" спорткомплексында урнашкан 2670 нче номерлы сайлау участогының ишекләре ачык, рәхим итегез!
