"Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"
Иконка канала "Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"

"Арча хәбәрләре" - "Арский вестник"

12 подписчиков

112просмотров

Арабызда туган авылының киләчәге, халкы өчен янып яшәүче кешеләр аз түгел. Югары Мәтәскә авылында гомер итүче Фәргать Әхмәтов — шундый райондашларыбызның берсе. ☀️Балачакта уйнап үскән елга буендагы күмелгән чишмәне ул берничә ел элек яңадан тергезә. 💧Су чыккан урынны эзләп табып, торба суза, чишмәне төзекләндерә һәм бүген дә аны үзе карап, чистартып тора. Хәзер бирегә су алырга төрле яклардан кешеләр килә. Чишмәнең суы да белгечләр тарафыннан тикшерелгән һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Фәргать Әхмәтовның зур теләге — чишмәгә илтүче юлны да тәртипкә китерү. «Судан күбрәк кеше файдалансын», — ди ул. 🏘️ Туган җиргә мәхәббәт зур сүзләрдән түгел, шундый гади гамәлләрдән күренә. 🌿💧

231просмотр

Арча районында иртәнге 8дән барлык 62 сайлау участогында да кызу эш башланды✅ Арчада әле бер генә ел яшәүче Зимфира һәм Айдар Рамазановлар сайлауга гаилә белән килгән иде. Алар 935 номерлы участокта тавыш бирде.

236просмотров

🏥 20 елга якын ныклап төзекләндерү күрмәгән Яңа Кенәр хастаханәсе бинасы бүген заманча һәм уңайлы медицина учреждениесенә әверелде. Хастаханә 5,5 меңнән артык кешегә, шул исәптән 708 балага, медицина ярдәме күрсәтә. Яңартылганнан соң тәүлек буе дәвалану өчен урыннар саны 52гә җитәчәк. Бу Яңа Кенәр һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр өчен медицина ярдәмен тагын да уңайлы һәм сыйфатлы итәчәк.

150просмотров

«Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктантында яшенә, белем дәрәҗәсенә, социаль чыгышына, диненә, гражданлыгына һәм теге яки бу телне белү дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә теләгән һәркем катнаша ала

105просмотров

Белем көнендә Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә капиталь ремонттан соң 200 кешегә исәпләнгән яңартылган тулай торак ачылды. Уку йорты «Профессионалитет» федераль проектында катнаша («Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында).

66просмотров

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Арча муниципаль районындагы эшлекле сәфәрендә агросәнәгать комплексы мәсьәләләре, авыл территорияләрен үстерү һәм урып-җыю эшләре турында фикер алышынды

119просмотров

Хәсәншәех авылында туып-үскән. Озак еллар агроном булып эшләгән. – Күп еллар элек кергән бар иде сезгә, – диде ул. – Өебезне яшен суккан иде. Ярдәм сорап язган хатны бушка бастырдыгыз, барысы өчен дә рәхмәт.

183просмотра

Новый Кырлай является одним из популярных мест для знакомства с наследием Тукая, семейного отдыха и открытия туристических возможностей в республике. 📹Во время пресс-тура мы еще раз убедились в этом

134просмотра

Кайда гына яшәсә дә, кайда гына эшләсә дә, кеше күңелендә аның туган җире аерым урын тота. Ә кайбер шәхесләр туган якны йөрәкләрендә генә саклап калмыйча, аның үсешенә, кешеләр тормышының яхшыруына да үзләреннән зур өлеш кертә. Социалистик Хезмәт Герое, Татарстанның атказанган төзүчесе, якташыбыз Илсур Шәйхетдинов әнә шундый шәхесләрнең берсе булган