Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
Иконка канала Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы

Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы

8 подписчиков

129просмотров

Тәлгать абый Тәлгать абый Абдулвәлиевкә 85 яшь. Ул 30 ел буе Биектау районында яшәгән, берничә ел элек, тормыш иптәше коронавирустан вафат булгач, балалары янына Казанга күченергә мәҗбүр булган. Бүгенге көндә ул оныгы белән биш катлы иске йорта - ике бүлмәле фатирда яши. Өй каршындагы чүп-чарга эче пошып, эшкә тотына: җирне чүптән арындыра, чүплектән төзелеш материаллары алып кайтып, койма тота. «Бу урынны җәннәт бакчасы итәсем килә. Тал агачы утырттым, яз көне чәчәкләр дә үсеп чыгачак», - ди ул. Түбәтәйле абыйның шөгылен Казан халкы кызыксынып күзәтә: кемдер хуплый, кемдер тәнкыйтьли. Ә сез Тәлгать абыйның бу шөгылен хуплыйсызмы? Фәгыйлә Шакирова репортажы. #йорт #бакча Абдулвәлиевкә 85

59просмотров

Итле умач Умач дигәч, күпләрнең күз алдына шулпалы аш киләдер. Ә менә «Татар» ресторанының шеф-повары Ринат Шакиров аны икенчегә бирелә торган кайнар ризык итеп әзерли. Әзерләү ысулы да кызыклы – итне бик озаклап мичтә томалап пешерә, ә умач камырына исә тәм һәм төс бирер өчен кишер куша. Гадәти кебек тоелган ризыкны әнә шулай гадәти булмаганча пешерергә безне дә өйрәтә ул бүген. Кирәк 1 кг сөяксез ит / 140 г суган / 50 г атланмай / 20 г тоз / 20 г соя соусы / 20 г бал / бер тармак тимьян / кара борыч Камыр өчен 3 йомырка / 100 г майлылыгы югары булган сөт / 800 г пешкән кишер / 1, 5 кг он / 8 г тоз / 4 г кара борыч / 4 г куркума / 4 г шикәр комы. Эш барышы итне һәм суганны эре-эре итеп турыйбыз. Тоз, борыч, бал, соя соусы, йомшарган атланмай, тимьянны салып, итне болгатабыз һәм ким дигәндә 2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Төнгә калдырсаң, бигрәк тә яхшы. Маринадланган итне коры табага бушатып, сусыз һәм капкачсыз килеш 140 градус кызулыктагы мичтә 20–30 минут пешерәбез. Аннары ит күмелерлек итеп су яки шулпа өстәп, капкач яки фольга каплыйбыз һәм 160–180 градуста 4 сәгать томалап пешерәбез. Лилия Гәрәева видеосы. Тирән савытка иләнгән он салып, уртасын чокырлыйбыз. Бар онны берьюлы салып бетермәскә кирәк, кимрәк кирәк булуы да бар. Чокырга куркума, тоз, шикәр комы, борычны салып, йомыркаларны сытабыз, сөтне кушабыз. Кишерне чистартып, эре кисәкләргә турыйбыз һәм кайнап торган суда йомшарганчы пешерәбез. Суынган кишерне блендер белән издереп, камырга кушабыз. Ул камырга матур төс тә, тәм дә бирә. Блендер булмаса, тукмак белән төя аласыз. Тыгыз итеп баскан камырдан бер кисәк өзеп алып, аны уч төбе белән колбаса шикелле тәгәрәтәбез. Аннары бармак белән баскалап юкартабыз. Калынлыгы 0,5 см булгач, озын көенчә урталай бүләбез. Һәр бүлемне 0,5 см киңлегендәге токмачларга кисәбез. Ябышмасын өчен, мул итеп онлыйбыз. Умачларны кайнап торган тозлы суда 5 минут пешерәбез. Төпкә утырмасын өчен әледән-әле богаткалап алабыз. Пешкән умачны суыннан сөзеп, тәлинкәгә бушатабыз. Томалап пешергән итне кашык белән генә ваграк кисәкләргә бүлеп, кәстрүлгә салабыз. Шулпасын өстибез , бер кисәк атланмай, туралган петрушка, тәменчә тоз кушып, кайнатып алабыз. Умачны зур сай тәлинкәгә бүлеп алып, уртасына кайнар ит кисәкләре һәм каклаган помидорлар куябыз. Өстән бераз шулпасын сибәбез. Туралган петрушка һәм вак угычтан уган пармезан белән бизәп, кайнар килеш табынга чыгарабыз.

228просмотров

Әлмәт районы Түбән Абдул авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Монда тамырлары белән Елховой, Түбән Абдул, «Кызыл көч» поселогыннан булган хәрбиләрнең фотолары урнаштырылган. Бу һәйкәлне ачуда эшмәкәр, депутат Якупов Дамир Наил улы финанс ярдәм күрсәткән. «Бу һәйкәл батырларыбызга булган тирән хөрмәт һәм мәңгелек хәтеребезнең символы», - ди Түбән Абдул авылы җирлеге башлыгы Равил Юнысов. Фәгыйлә Шакирова репортажы #ХәтерһәмХөрмәткөне #хәрбиоперация

315просмотров

Күренекле шәхес, меценат Заһидулла Шәфигуллин, аның кызы - «Сөембикә» журналына ире белән бергә нигез салган Әсма турында журналның август саныннан - «Акъегетнең ак бае» дигән язмадан укыгыз. Видео: Гөлнур Сафиуллина

801просмотр

«Ал гөлләрем - бүләк итәргә, вәгъдә биргән идең көтәргә...» Соңгы арада социаль челтәрләрдә ясалма фәһем «башкарган» «Синең янда гына юл башым» җыры бик популярлашып китте. Бу җырның көй авторы Рамил Канипов киләчәктә үз тавышы белән җырларга хыяллана. Сезгә бу җыр ошыймы? 📹Фәгыйлә Шакирова

104просмотра

Атнаның һәр сишәмбесе, 18:30 сәгатьтә Казансу буенда урнашкан амфитеатрда (Милли китапханә янында) «Җырлы сишәмбе» проекты уза. Бу чараны Казан мэриясе гамәлгә куя. 18 августта җырларга яратучыларны Казанның Черек күл паркына чакыралар. 📹Фәгыйлә Шакирова

189просмотров

«Читләр юк, барысы да үзебезнекеләр»,- ди Казандагы «На Максимова» гуманитар ярдәм пункты җитәкчесе Алсу Фазуллина. Әле пункт шәһәрдә СВОга ярдәм итүче үзәкләрнең иң зурысы. Алар шәһәрдә иң күп маскировка ятьмәсе үрүчеләр дә. Моннан кала фронтка тиз әзерләнә торган аш, чәй ясап, эчке кием тегеп җибәрәләр. Үзәк өч ел эшли, ул барлыгы 250 волонтерны берләштерә.

243просмотра

Мәтрүшкәле мусс «Күңел» ресторанының бренд-шефы Алексей Чернов белән журнал укучыларыбызны алдагы санда таныштырган идек инде. Татар халкының милли аш-суларына заманча яңа сулыш өрүче, дидек без аны. Бу юлы ул үзе уйлап чыгарган үзенчәлекле рецептын тәкъдим итә. Менюдагы атамасы «татар чәе белән мусс» булса да, без аны үзебезчә генә итеп «мәтрүшкәле мусс» дип атарга булдык. Татар халкы кара чәй янына һәрвакыт шифалы үләннәр дә кушып пешергән бит. Зәңгәр мәтрүшкә, бөтнек, чамбыр, юкә чәчәгенең хуш исләре килеп торган сөтле чәй яраткан. Әнә шул хуш исле чәйне эчкән вакытта Алексейда яңа идея туа да инде: ник әле шушындый тәмдәге десерт та уйлап тапмаска?! Үзебезнең болыннарда җыелган үләннәрне авыл каймагы һәм авыл сөте белән кушып, идеясен тиз арада тормышка да ашыра. Нәтиҗәдә, туган якның тәмен, исен чагылдырган менә шушы десерт барлыкка килә. Кирәк (12 порция өчен) 3 г эре яфраклы кара чәй / һәркайсы 5 әр г кипкән мәтрүшкә, бөтнек, юкә чәчәге, чамбыр, дарулык ромашка / 480 г сөт өсте (33% лы) / 260 мл сөт (3,2% лы) / 180 г глюкоза ширбәте / 340 г эремчекле сыр / 170 г кибет каймагы / 10 г желатин (бүрткәне 40 г) / 2 аш кашыгы үзбәк лимоны суы / 200 г ак шоколад / 70 г көрән шоколад (молочный) / бизәр өчен корт Эш барышы кәстрүлгә сөтне, сөт өстен һәм глюкоза ширбәтен салып катнаштырабыз. Глюкоза ширбәте урынына шикәрне суда эретеп ясаган куе ширбәт кенә дә кулланырга була. Бөртекле кара чәйне, зәңгәр мәтрүшкә, бөтнек, чамбыр, юкә чәчәге һәм ромашканы коры килеш сөткә кушабыз. Җәен яңа гына өзгән үләннәрне дә кулланырга мөмкин. Кәстрүлне утка куеп, кайнатып чыгарабыз. 2-3 минут кайнагач, утны сүндереп, бүлмә температурасында суытабыз. Тирән савытта эремчекле сырны (яисә нечкә иләктән чыгарган эремчекне), кибет каймагын һәм лимон суын кушып, блендер белән куерганчы күпертәбез. Үзбәк лимоны урынына 2 көн җылыда торган гади лимонның суы да ярый. Ак һәм көрән шоколадны кайнап торган «су мунчасы»нда эретәбез (СВЧ мичтә дә эретеп була). Үләннәр белән кайнаткан сөтне нечкә иләктән яки марля аша сөзәбез. Күпертелгән эремчекле сырга эрегән шоколадны һәм хуш исле сөтне кушабыз. Ахырдан бүрттерелгән желатинны салып, барысын бергә яхшылап катнаштырабыз. Муссны чынаякларга бүлеп салып, 2-3 сәгать суыткычка куеп торабыз. Ул ныгып китәргә тиеш. Табынга чыгарганда десертның өстен йомшак корт (кызыл эремчек) һәм миләүшә чәчәге белән бизибез. Андый чәчәкләр кондитер кибетләрендә сатыла.

439просмотров

Кышкы салкын көннәрдә организмны витаминнар, файдалы микроэлементлар белән тукландыру хәстәрен алдан күрергә кирәк. Вакыт аз калып бара... Дару үләннәре жыясызмы? 🎥Фәгыйлә Шакирова

138просмотров

Борынгы калфакларыбызда, изү, хәситәләрдә очрый торган чигү алымының берсе – тырнак алмалау. Казанда узучы «Тормыш стиле – мәдәни код» этнофестивалендә Аксубай районыннан килгән Әлфия ханым Нурхәмәтова әнә шушы борынгы техника белән чигелгән калфакларын һәм изүләрен тәкъдим итте. Бүген фестивальнең соңгы көне. Ул алты көн дәвамында Үзенчәлекле осталык үзәгендә барды. Анда Россиянең 30 төбәгеннән һәм 10 чит илдән килгән халык һөнәрләре осталары үз эшләре белән таныштырды. Видео: Лилия Гәрәева #тормышстилемәдәникод2026 #стильжизникультурныйкод2026

124просмотра

Арча волонтеры Илнур ЯРУЛЛИНга рәхмәт хатлары язучылар күп. Ярдәм сорап язучылар да аз түгел. Ярты Татарстан халкында аның телефон номеры бар дисәң дә ялган булмас. Яу кырында хәбәрсез югалган якынын эзләүчеләр соңгы өмет белән аңа шалтырата. Фронттагылар гуманитар ярдәм илтә барган машинасына салып, батырларыбызның җәсәдләрен туган якларына алып кайта ул. «Һәр ротага – мобиль мунча» дигән сүзләр дә аныкы. Якташлары белән бергәләп быел егетләргә 100 мунча ясап җибәргәннәр.

102просмотра

Танылган әдәбият галиме, педагогика фәннәре докторы, Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында рус әдәбияты кафедрасы профессоры, студентларның яраткан укытучысы һәм остазы, хезмәттәшләренең зирәк һәм ышанычлы дусты, үзеннән һәрвакыт яктылык, җылылык бөркелеп торган чиста күңелле, тынгысыз җанлы милләт кызы, Альбина белән Булатның сөекле әнисе һәм ышанычлы терәге, оныкларының яраткан дәү әнисе – кабатланмас зур шәхес Резеда Фаил кызы МӨХӘММӘТШИНАны соңгы юлга озаттык. Ул яшь, чәчәк кебек матур, егәрле, ут яндырып эшли торган чагында кинәт сүнде. Кеше китә, җыры кала, диләр. Резеда ханым да үзе артыннан гаҗәеп бай фәнни мирас кына түгел, укыту тәҗрибәсе, кешеләрне ярату, халыкка армый-талмый хезмәт итү кебек асыл сыйфатлар да калдырып китте.

113просмотров

Арча волонтеры Илнур ЯРУЛЛИНга рәхмәт хатлары язучылар күп. Ярдәм сорап язучылар да аз түгел. Ярты Татарстан халкында аның телефон номеры бар дисәң дә ялган булмас. Яу кырында хәбәрсез югалган якынын эзләүчеләр соңгы өмет белән аңа шалтырата. Фронттагылар гуманитар ярдәм илтә барган машинасына салып, батырларыбызның җәсәдләрен туган якларына алып кайта ул. «Һәр ротага – мобиль мунча» дигән сүзләр дә аныкы. Якташлары белән бергәләп быел егетләргә 100 мунча ясап җибәргәннәр.

128просмотров

Юка «Күңел» ресторанының бренд-шефы Алексей ЧЕРНОВ Кайбыч якларының «визит карточкасы» булган юка рецептын тәкъдим итә. Кирәк Камыр өчен: 1,7 кг он 750 г авыл каймагы 280 г атланмай 3 йомырка 1 аш кашыгы өймичә генә шикәр комы 1 чәй кашыгы тоз 9 г чи чүпрә чәй кашыгы очында гына аш содасы Соус өчен: 200 г үсемлек мае 20 г лимон суы (кызгылт-сары үзбәк лимоны) 20 г соя соусы (барысын бергә блендер белән болгатып, куертабыз) итләч помидорлар бәлзәмле крем (бальзамический крем) пармезан сыры юкаларны майлар өчен эретелгән атланмай каймак төелгән киндер орлыгы Эш барышы тирән савытка йомырка сытып, чүпрәне, шикәр белән тозны, авыл каймагын һәм эретелгән атланмайны салып, чәнечке белән яхшылап туглыйбыз, һәм 5 минутка калдырып торабыз. Алдан ук помидорлардан салат әзерләп куябыз. Помидорларны вак шакмаклап турап, тоз һәм борыч сибәбез. Блендер белән куерткан соусны һәм бәлзәмле кремны салып болгатабыз. Соданы он белән катнаштырабыз. Каймак белән тугланган йомыркага аз-азлап он куша барып, камыр басабыз. Камырны җылы урында күпертәбез. Күпереп менгәннән соң, камырны 100 граммлы түгәрәкләргә бүлеп, диаметры 16 см булган җәемнәргә җәябез. Һәр җәемне коры табага салып, 220 градуслы мичтә 6–10 минут пешерәбез. Пешеп чыккач, эретелгән атланмай белән ике ягын да майлыйбыз. Юканы кайнар килеш дүрт өлешкә бүлеп, өстенә мул итеп каймак ягабыз. Каймак өстенә помидордан ясаган салатны тигезләп бүләбез. Бер юкага 100 грамм чамасы помидор кирәк. Помидор өстеннән вак угычтан уган пармезан сыры һәм төелгән киндер орлыгы сибәбез. Пармезан урынына башка каты сыр да кулланырга мөмкин. Юка әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!

81просмотр

Бүген «Татмедиа» бинасы ашханәсендә «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист, филология фәннәре кандидаты Радик Сабировны искә алу мәҗлесе узды. Очрашу барышында Радик Сабиров истәлегенә нәшер ителгән «Язмыш» китабы да тәкъдим ителде. Әлеге китапта журналистның иҗат юлы, аны якыннан белгән кешеләрнең истәлекләре һәм публицистик язмалары тупланган. Бу басма чарада катнашучыларның һәркайсына бүләк ителде. Радик Сабиров 47 яшендә арабыздан китте. Аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. 🎥Фәгыйлә Шакирова.

140просмотров

Иван-чәй үсемлеге урман, болыннарда үсә, аны июль -август айларында җыялар. Кйп бакчачылар анардан дару да ясый. Фәгыйлә Шакирова репортажы