САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов
Иконка канала САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов

САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов

6 подписчиков

8просмотров

Сарман егете Айрат Гайнетдинов күптәннән көрәш белән шөгыльләнә. Ул төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, даими рәвештә урыннар ала. Айрат Гайнетдинов: – Көрәш миңа бик ошый. Җиде яшьтән үк йөрим. Тренер минем – Алмаз Миңнехуҗин, күп вакытын бетерде, тырыша. Мин аңа рәхмәтле. Формада тотарга яратам үземне. Узган атнада район үзәгендә үткән республика ярышларында да Айрат уңышлы чыгыш ясады. Һәр көрәш аны чыныктыра, яңа тәҗрибә белән баета.

7просмотров

Җәлил поселогының "Сушим-парим для СВОих" ярдәм төркеме 2024 елдан бирле махсус операциядәге егетләребезгә коры ашлар, үлән чәйләре әзерли. Алар 40 меңнән артык порция йорт ризыгы җибәргәннәр инде. Зөһрә Вәлиуллина җитәкчелегендәге волонтерларыбызның хезмәте хөрмәткә лаек. “Без бергә көчле!” – диләр алар.

24просмотра

Илназ белән Адиләнең тарихы 2025 елның маенда, Әлмәтнең кояшлы урамнарында башлана. Кыска гына очрашу, телефон номеры һәм... мәңгелек хис. Илназ — СВО зонасында, Адилә — укуда. Арада меңнәрчә чакырым, тик йөрәкләр бергә тибә. Илназ өчен ул — иң ышанычлы терәк, аның җиңү белән кайтуын өмет итеп көтүче сөекле яры. Адилә өчен ул — үз сүзендә торучан батыр ир-ат. Бүген алар инде бер гаилә. 23 мартта никах укыткан яшьләр август аенда зур туй планлаштыра. Өлкән сержант Фәрхетдинов, 'Фара' позывное белән, янә фронтка китте. Чөнки хәзер аның җиңүе — гаиләсе бәхете өчен.

16просмотров

Вилданның музыкаль тарихы — ул максатка омтылу үрнәге. Бүген ул инде 6 нчы сыйныфта укый. «Бәләкәй чакта авыр иде, хәзер инде өйрәндем», — ди Вилдан елмаеп. Түземлек һәм тырышлык үз җимешләрен бирә: әнисенә кызыгып фортепиано артына утырган малай бүген инде катлаулы әсәрләрне дә җиңел башкара.

12просмотров

Аның музыкаль юлы беренче сыйныфтан ук башлана. Төрле яклардан үзен сынап караган егет: курай моңнарына да сокланган, җыр дөньясына да кереп киткән иде. Ләкин бүгенге көндә аның йөрәге фортепианога тугры. «Музыка — минем өчен хобби, күңел җылысы», — ди ул. Бүген ул җырламаса да, аның хисләрен фортепиано клавишлары аша яңгыраган матур көйләр сөйли.

16просмотров

Скоро завершается самая длинная четверть в школе, начинаются весенние каникулы. Значит, вопрос безопасности детей на дорогах будет требовать еще большего внимания. Про это рассказал начальник районного отделения ГИБДД Николай Самойлов.

7просмотров

«Ләкедә электән үк бәрәңге уңа иде», – ди күп еллар «Игәнә» халык фольклор ансамблендә җырлаган Тамара Подвалова, сугыштан соңгы авыр еллар истәлекләре белән уртаклашып.

7просмотров

Эшләрегезне бер минутка читкә куеп, Сарман балалар сәнгать мәктәбенең «Йолдызчык» ансамбле чыгышын карап алыгыз. ✨ Бу кечкенә йолдызчыклар «Иҗади илһам өчен» махсус призы белән бүләкләнде. #Сарман #Сарманово #Созвездие #Талантлар

7просмотров

Әсфия апа янында берничә тапкыр булырга туры килде, алдагы юбилейларында да очраштык. Кайчан барсак та, ул нәрсә белән дә булса гаҗәпкә сала, сокландыра белә. Бу юлы да аның зиһенле, хәтерле булуына, эзлекле сөйләменә шаккатык.