САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов
Иконка канала САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов

САРМАН | Иң яңа хәбәрләр | Сарманово нов

6 подписчиков

215просмотров

Сарман авылында яшәүче мәгариф ветераны Роберт Сабировны белмәгәннәр сирәктер. Таләпчән, төгәл, эшлекле һәм кешелекле райондашыбыз белән элемтәләр өзелми. Ул – безнең даими абунәчебез. #видеоистория

164просмотра

Районда каз өмәләре башлана Көз җитүгә, традицион каз өмәләре старт ала. Дөрес, күпләр көннәр суытканын, кар төшкәнен көтәләр. Бу чара бары тик каз ите әзерләү генә түгел, ә якыннар, туганнар, дуслар белән бергә җыелып, күңелле аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бирә. Бергәләп эшләгәндә, эш тизрәк бара, ә сөйләшүләр, истәлекләр уртаклашу күңелгә җылылык өсти. Каз өмәсе – безнең әби-бабалардан калган матур гореф-гадәт, милли мирас. Аны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру – безнең бурыч. Куҗак авылында яшәүче Вәсилә Сәлемгәрәева үзенең яшь чактагы каз өмәләрен искә алды, мендәр тутыру йоласын барлады. Өмәләрегез уңышлы, казларыгыз тәмле булсын, дуслар!

247просмотров

«Безнең йорт – Татарстан» этномәдәни фестиваленең Сарманда үткәрелгән зона турында «Чишмә» вокаль ансамбле чыгышы мәртәбәле жюри әгъзаларын да сокландырды.👏🎙

304просмотра

Җәлил поселогы ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева актив тормыш алып бара: барлык чараларда да катнаша, волонтерлык эшендә дә алдынгылардан. Кечкенәдән хәрәкәттә булырга өйрәнгән Әнисә апа соңгы 15 елда велосипед белән аерылгысыз. Аның сүзләренчә, велосипед – дөньядагы иң шәп техника һәм чын «грузотакси». Ул бу транспорт чарасының сәламәтлеккә файдалы булуын билгеләп, үз яшендәгеләргә дә шуны киңәш итә, хәтта Җәлил буйлап узган веломарафоннарда да катнашкан. Шул ук вакытта ул – «Җәлил чаткылары» иҗат берләшмәсе члены, шигырьләр яза. #видеоисториия #татмедиа

220просмотров

«Безнең йорт – Татарстан» фестиваленең районда узган зона сайлап алу турында Лиана Самойлова тамашачыларны гына түгел, мәртәбәле жюрины да таң калдырды👍👏❤️

137просмотров

Раилә Вәлиева: «Остеопорозны кисәтергә мөмкин» Бүген – 20 октябрь – Бөтендөнья остеопорозга каршы көрәш көне Остеопорозны еш кына өлкән яшьтәгеләр авыруы дип саныйлар. Ләкин сөякнең минераль тыгызлыгы кимү 35 яшьтән соң ук башлана һәм гомер уртасына бу прцессның тизлеге тагы да арта. Сөякләрнең ныклыгы өчен беренче чиратта кирәк булган кальцийның тәүлеклек куллану күләме зурлар өчен – кимендә ике порция сөт ризыклары, әйтик, 100 г эремчек яки 200 г сөт. Остеопорозның беренче билгеләре: умыртка баганасы кәкрәю, мускул тонусы, хәрәкәт активлыгы кимү, калак сөякләре арасында кискен авырту барлыкка килү. Остеопороз белән, гадәттә, бер генә табиб түгел, ә бөтен бер команда эшли. Үзегездә авыру билгеләрен сизсәгез, терапевтка, эндокринологка, ревматологка, травмотолог-ортопедка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. #видеоистория

150просмотров

Бүген – 12 октябрьдә – Сарман районының күренекле педагогик хезмәт ветераны Мәхмүт абый Газдалов үзенең 97 яшьлек юбилеен билгеләп үтә! 🎂💐 52 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт куйган Мәхмүт абый – барыбыз өчен дә чын үрнәк. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә актив тормыш рәвеше алып бара: бакчада эшли, газет-журналлар укый һәм һәр көннең кадерен белеп яши. #Видеоистория

254просмотра

Сарман гимназиясе укучыларына татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирүче Чулпан Нәҗметдинова көн дә эшенә сөенеп, балаларны сагынып килә. Саклаубаш урта мәктәбен тәмамлагач, укытучы булу теләге аны Яр Чаллы дәүләт педагогия университетына алып килә. Югары белем дипломына ия белгеч хезмәт юлын Сарман аграр көллиятендә башлый. Анда 10 ел эшләгәннән соң, Сарман гимназиясенә укытырга күчә. Биредә эш башлаганына да 5 ел булган. Ул 15 ел дәвамында туган телне яратып, бабаларыбыздан калган бай мирасыбызны яшь буынга җиткерү юлыннан бара. Шушы еллар эчендә өч тапкыр һөнәри осталык бәйгесендә катнашу да – моның ачык дәлиле. Узган ел «Иң яхшы татар теле укытучысы» булып танылса, быел республикада «Авыл укытучысы» бәйгесендә икенче урынны яулады. #Сарман #Мәгариф #видеоистория #татмедиа

234просмотра

"Җәлил чаткылары" иҗат берләшмәсе әгъзасы Гөлгенә Мәрдамшинадан Өлкәннәр көне уңаеннан шигъри бүләк👏💥

2просмотра

Иске Имән авылында яшәүче Хаҗиева Җәүһәрия Сабирҗан кызы яшәгән йорт тирә-юньгә ямь биреп тора. Капка төбендәге коега торналар оя корганнар. Җәүһәрия апага 85 яшь тулган. Ул гомер буе фермада эшләгән, пенсиягә чыкканнан соң 10 ел хуҗалыклардан сөт җыйган һәм Сарман районы буенча беренчелекне бирмәгән. Җәүһәрия апа алты бала тәрбияләп үстергән. Балалары һәрчак янына кайтып йөриләр. Ул чир турында уйлап ятмый, ишегалдында төрле чәчәкләр һәм үрдәкләр үстерә. Чәчәк үстерү һәм хезмәт итү аның күңеленә рәхәтлек бирә. Йорт эче дә бик матур аның. Балалары кая барсалар да, аңа матур әйберләр алып кайталар, Җәүһәрия апа шуңа сөенеп яши. Балаларының һәркайсы тәмле конфет белән зәвыклы савыт алып кайта. Рәфинә, Рәфия һәм Алина бүләк иткән һәр әйбергә ул сөенеп тора. Җәүһәрия апа дөньяларның тыныч булуын, бала-чагаларының исән-сау яшәүләрен тели. Ходай биргән гомерне шулай сөенеп яшәргә кирәк, дип саный ул. #видеоистория #татмедиа

127просмотров

Гөлшат Салихова — Сарман кызы. Белгечлеге буенча ул — бухгалтер. Төгәллек сорый торган һөнәр иясе булса да, аның күңелендә һәрвакыт иҗат чишмәсе кайнап тора. «Һәрнәрсәне үзем ясап карыйсым килә», — ди оста. Мәктәп калфагыннан башлап, эпоксид сумаладан ясалган нәфис эшләргә һәм бәби бишекләренә кадәр иҗат итүче Гөлшат Салихованың дөньясы белән якыннан танышыйк. 🎥 Видеосюжетны карыйбыз #СармановоИнформ #видеоистория #татмедиа #СарманРайоны #милләтембизәкләре #миллипроект

155просмотров

Узган атнада Сарман аграр көллият базасында “Автосессия” республика бәйгесенең район этабы узды. Анда алты егет катнашты. 4 курста укучы Сөлек егете Ислам Әхмәтшин җиңү яулады. Ислам беренче булырмын дип уйламаганын, әмма бар тырышлыгын куюын белдерде. Ул техника белән кечкенәдән кызыксынуын, алты яшьлек чагында ук әтисе һәм абыйлары янында йөреп, аларга булышып тәҗрибә туплавын әйтте. Шулай ук барысына да имин юллар теләде. Район ЮХИДИ бүлекчәсенең баш дәүләт инспекторы Радик Шәмсиев билгеләп үткәнчә, көллияттә укыган егетләр беркайчан да сынатмый, барлык өлкәдә дә алда бара. Ул студентларның юлларда имин йөрүләрен, кагыйдәләрне бозмауларын, юл һәлакәтләренә очрамауларын һәм белем биргән укытучыларының йөзләренә кызыллык китермәүләрен теләде. Инспектор җиңүчеләрне котлады, ә башкаларга киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын теләде. #видеоистория #татмедиа

153просмотра

Ул балачактан ук үз күңелендә иҗатка һәм сәнгатькә омтылыш тоя: рәсем, кызыл балчыктан сыннар ясарга ярата. Әти-әни генә түгел, әби тәрбиясен дә күреп үскән кыз күңелендә дингә омтылыш та бик иртә уяна. –       Кайчак миннән: «Дингә кайчан килдегез?» – дип сорыйлар. Дингә килү, китү, дип әйтү, минемчә, дөрес түгел. Дингә кайтып кына була. Фитри иман, ягъни Аллаһка ышану кеше күңеленә ана карынында ук салына. Кешенең күңеле дөрес булса, Аллаһ аңа кайчан да булса үзенең барлыгын һәм берлеген белгертә, – ди ул. Ул 9 сыйныф белән бергә Җәлил балалар рәсем мәктәбен дә тәмамлый. Тәрбияче һөнәрен алгач, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Чаллы филиалында читтән торып белем ала. 2017 елда кул эшләренә тотына: калфак, түбәтәй, хәситә, изү, яка чылбыры, алка, чулпы һәм брошкалар ясый башлый. –       Калфак ясый башлагач, ул татарларда киң таралсын, барлык хатын-кызлар да милли баш киеменнән йөрсен, анда татарлыгыбыз чагылсын иде, дип тели идем. Кеше бит кайчан да булса үз асылына кайтырга тиеш. Ул менә шушыны белсә, милләтебез дә мәңге яшәр иде, – ди ул. Күргәзмәләр белән республика районнарына йөри, эшләнмәләре Казанда татар кәләше музеенда да саклана. Күптән түгел Сарманда яшәүче Хәмзә һәм Миләүшә Ганиевлар гаиләсе башкалабыз Казанда «Нечкәбил» конкурсының ярымфиналында катнашты һәм, «Безнең гаилә традициясе», «Гаилә кухнясының үзенчәлеге» һәм «Әти турында сүз» номинацияләрендә җиңү яулап, лауреат исеменә лаек булды. #видеоистория #татмедиа #милләтембизәкләре #миллипроект

148просмотров

«Милләтем бизәкләре күңелне бизәкләде» дип исемләнгән милли проектка старт бирәбез дип хәбәр иткән идек. Чираттагы героебыз — Иске Кәшер авылында яшәүче Илфира Минһаҗева. Ул матурлыкны ярата һәм үз куллары белән аны тудыра да. Илфира ханым рәсемнәр ясый, күннән төрле брошкалар, беләзекләр ясауга остарган, табигый материаллардан да оста файдалана. Илфира ханымның яшьлеге әтисе колхоз рәисе булып эшләгән чакка туры килә. Әтисе аны, тарантаслы атына утыртып, үзе белән басу-урманнарга алып барган. Үзенең ромашка, мәтрүшкә чәчәкләрен җыеп йөргән чаклары аның әле дә хәтерендә. Табигатькә булган шушы мәхәббәте аның сүрәтләренә дә күчкән. Ул ромашкалар, тузганаклар, алтын төскә кергән көзге табигать рәсемнәрен ясарга ярата. Останың әнисе дә кул эшләрен бик яраткан, озак еллар итек баскан. Әтиләре, әби-бабалары да итек басу белән шөгыльләнгәннәр. Шул осталык, яңача яңара төшеп, Илфира ханымның күңелендә күннән чәчәкләр ясау шөгыле булып оялаган. Күннең ничек матур чәчәкләргә әверелүе белән кызыксынып, ул интернеттагы видеолар аша аның серләренә һәм төрле техникаларына төшенгән. Хәзер гади күн кисәкләреннән күз явын алырлык чәчәкләр һәм беләзекләр барлыкка килә. Табигатьтәге матурлыктан илһам алып, ул иптәше белән бергә төрле шәмдәлләр дә ясый. Бу иҗат җимешләре аның режиссерлык хезмәтендә дә бик ярап куя. Ясаган әйберләрен төрле бәйгеләрдә катнашучыларга бүләк итә. Чөнки кулдан ясалган, җылылык бөркеп торган әйбергә кешеләр һәрвакыт ихлас сөенә. Төп белеме буенча укытучы булса да, Илфира Минһаҗева барыбер сәнгатькә әйләнеп кайткан — культура, рәсем, музыка укытучысына укып чыккан. Хәзерге вакытта халык театры режиссеры булып эшли. Матурлык дөньяны коткара, шуңа күрә аны күрә, соклана белергә һәм һәрвакыт яхшылыкка омтылырга кирәк, дип исәпли оста. Ул барыбызга да дөньябызның һәрчак матур, чибәр һәм ямьле булуын тели. #милләтембизәкләре #миллипроект #видеоистория #татмедиа