Муслюмовское телевидение
Иконка канала Муслюмовское телевидение

Муслюмовское телевидение

64 подписчика

72просмотра

Шагыйрә Лилия Садриева Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан үткәрелгән митингта катнашты һәм сугышта һәлак булган бабаларын искә алып, үзенең шигырьләрен укыды. Римма Афзалова видеосы. #Татмедиа

101просмотр

Әйе, әйе, Мөслим гимназиясендә эшләүче "Балачак" мәктәп яны лагерена йөрүче балалар бүген редакциягә экскурсиягә килде. 80 бала коллектив эшчәнлеге белән танышты, кайберләре үзләрен диктор буларак та сынап карады. Без ышанабыз: бу балаларның кайберләре, һичшиксез, без сайлаган кызыклы һөнәр юлыннан китәр. Тулырак - Гөлназ Җәлилова әзерләгән видероликта. #Татмедиа

82просмотра

Балаларны яклау көне уңаеннан Түбән Табын интернат-мәктәбендә бәйрәм чарасы ел да үзенчәлекле бүләкләргә була. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеосында.

96просмотров

Кайбер нәселләрнең тарихы китапларда языла. Ә кайберләрендә ул көрәш келәмендә дәвам итә... Сәетгалиевлар өчен көрәш – спорт кына түгел, ул буыннан-буынга күчкән рух, ныклык һәм горурлык мирасы. Айнур Сәетгалиев - көрәшчеләр нәселеннән. Аның белән бергә абыйсы Илнар да, энесе Илдар да үз исемнәрен келәмдә таныткан. Бүген исә вакыт яңа сәхифә ача. Аталар юлын дәвам итеп, Сәетгалиевларның уллары да көчләрен келәмдә сыный. Кан белән күчкән ихтыяр көче, йөрәктәге дәрт һәм җиңүгә омтылыш яңадан келәмгә чыга. Бу – бер гаилә тарихы гына түгел. Бу – дәвамчанлык, традиция һәм көрәш рухы турында тарих. Римма Афзалова видеосы. #Татмедиа

92просмотра

Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина, җаваплы вазифада булуына карамастан, балачактагы хыялларын тормышка ашырып яши. Мәктәптә укыганда биология дәресләрен бик ярата ул. Филологик белеме, тыгыз эш графигы аңа ишегалдында - чәчәкләр, бакча тутырып - алмагачлар, өйдә ят гөлләр үстерергә бер дә комачауламый. "Мөслим-информ"га ул Бенджамин фикуслары белән матурлык тудыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Гөлназ Җәлилова видеосы. #Татмедиа

136просмотров

Хезмәттәшебез Гөлназ Җәлиловага хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов хәрби госпитальләрдән Рәхмәт хатлары һәм "Волонтерлар хәрәкәтенең актив катнашучысы" күкрәк билгесе тапшырды. Җәлиловлар һәм Солтановлар гаиләсе ел дәвамында хәрби госпитальләргә һәм алгы сызыктагы егетләргә ярдәм оештыра. Мондый бүләкләр апрель анда Фәриха Солтановага да бирелде. Римма Афзалова видеосы. #Татмедиа

99просмотров

Мөслим урта мәктәбендә яңа һәм илһамландыргыч проектка старт бирелде! «Чемпион белән зарядка» — укучылар өчен гади физик күнегүләр генә түгел, ә чын мотивация, көч һәм җиңү рухы чыганагы. Кем ул чемпион? Ул балаларга нинди үрнәк күрсәтә? Һәм ни өчен бу проект инде бүген үк зур вакыйгага әйләнде? Бу хакта тулырак — Динар Нуретдинов, Гөлназ Җәлилова, Наилә Нәбиева сюжетында.

72просмотра

Роза апа – Мәлләтамак авылы кызы. Хәзер ул Мөслимдә яши. Җиңү бәйрәмен ел да дулкынланып, сөенеп каршы ала. – Мин 1945нче елның 6 маенда дөньяга аваз салганмын. Әткәй сугыштан, яраланып, протез аяк белән кайткан. Яуда тәненә кереп калган пуля белән белән озак еллар яшәп, 84 яшендә бакыйлыкка күчте. Әткәй дә, әнкәй дә сугыш турында сөйләргә яратмадылар, бу хакта сораганны да өнәмиләр иде, – дип искә ала Роза апа. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеода.

74просмотра

Мөслим районы мөхтәсибәте "Минем яраткан мәчет" исемле иҗади эшләр бәйгесе үткәрде. Бәйгедә катнашу өчен, "Мөслим" мәчетенең макетын яки үзең яраткан мәчетнең рәсемен ясарга кирәк иде. Корбан гаете уңаеннан узган гаилә бәйрәмендә бәйгенең җиңүчеләре бүләкләнде. Иң яхшы макет Мөслим авылыннан Илшат Ибраһимовныкы булды. Рәсемнәр бәйгесендә Иске Карамалыдан 12 яшьлек Исламия Хаматуллина җиңү яулады. Тулырак - Римма Афзалова әзерләгән видеода.

15просмотров

Техник киндер эшкәртүче заманча завод эшчәнлеге белән танышабыз. Предприятие авыл хуҗалыгы чималын тирәнтен эшкәртү юнәлешендә эшли. Биредә техник киндердән экологик яктан чиста һәм төрле тармакларда кулланыла торган продукция җитештерелә. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеода.

8просмотров

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы быел Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьрлеге елы кысаларында уза. Бөек Җиңүнең 81 нче язын каршы алырга санаулы гына көннәр калып килә. Шул уңайдан һәр җирдә 9 Май – Җиңү көненә әзерлек эшләре бара. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеороликта.

5просмотров

Чисталык икеайлыгында оешма-предприятиеләр генә түгел, шәхси ихатада гомер итүчеләр дә, күпфатирлы йортта яшәүчеләр дә үзләре яшәгән территорияне тәртипкә китерә. Мөслимнән Дәминовлар гаиләсе ел әйләнәсендә чисталык һәм матурлык сагында тора. Теманың дәвамы – алдагы Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеороликта.

10просмотров

1 апрельдән ашыгыч ярдәм чакыруның бердәм номеры гамәлгә керде. Ашыгыч медицина ярдәменә барлык чакырулар бары тик кыска телефон номеры – 103 буенча гына кабул ителә. Бу хакта тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеоролигында. #Татмедиа #видеоистории