Апастово-информ
Иконка канала Апастово-информ

Апастово-информ

16 подписчиков

151просмотр

Сагынганда ак болытка кара, Ак болытлар булып мин агам. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә, Күз яшьләре булып мин тамам... Сагынганда ак буранга кара, Ак бураннар булып мин явам. Ак бураннар адаштыра, димә, Адаштырган сине мин һаман... Сагынганда ак диңгезгә кара, Ак диңгезләр булып мин агам. Ярларына дулкын кага, димә, Йөрәгеңә килеп мин кагам... Ә. Атнабаев

79просмотров

Концертлар һәр чәршәмбе көнне Апасның Үзәк ял паркында сәгать 19.00дә башлана😍 Әлеге мәдәни чаралар район халкына һәм кунакларга күңелле ял итү мөмкинлеге бүләк итә. Узган атнада үзәк хастаханәсе коллективы райондашларны күңелле ял иттерде👏 Чираттагы концерт 17нче июнь көнне булачак. Тамашачылар алдында Апас мәктәбе, "Салават күпере", "Кояшкай" балалар бакчасы коллективлары чыгыш ясаячак. Әлеге концертлар район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән һәм "Татарстанда җәй" проекты кысаларында уза. 0+

72просмотра

Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән җәй дәвамында оешмаларның иҗат концертлары узачак😍 Концертлар һәр чәршәмбе көнне Апасның Үзәк ял паркында сәгать 18.00дә башланачак. Әлеге мәдәни чаралар район халкына һәм кунакларга күңелле ял итү мөмкинлеге бүләк итәчәк. Узган атнада Аграр көллият коллективы райондашларны күңелле ял иттерде. 0+

5просмотров

Көрәш быел да бик кызу һәм мавыктыргыч булды. Келәмдә иң көчлеләр бил алышты. Яшьләр янәшәсендә көрәш ветераннары да бар иде. Шулай ук Казан шәһәреннән дә бик күп яшь көрәшчеләр кайтты. Әмма беренче урынга һәм баш батырга район данын яклап, республикада көрәшеп йөргән спортчылар гына дәгъва кыла алды. Апас Сабан туеның баш батыры булып кабат Раян Нургалиев калды. Яшьләр арасында батыр – Азбаба авылыннан Камил Зыятдинов. Раян Нургалиевның яшьләр арасында Сабан туе батыры булып калганы бар иде. Шулай ук Казан Сабан туенда да баш батыр исемен горур күтәргән егет ул! Сабантуй аңа тагын да онытылмас мизгелләр бүләк итте. Ул икенче рәттән Сабантуй келәмендә иң көчлесе!

3просмотра

Ранис Тимергалиев яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Сугышчан батырлык өчен” медале һәм “Батырлык ордены” белән бүләкләнде. Ранис-Чүрибураш авылының тырыш, хезмәт сөюче Ромиль һәм Залия Тимергалиевларның олы уллары. Өч энекәшенә дә кайгыртучан абый, олы терәк ул. Ранис Тимергалиев 18 яшьлеген каршылаганнан соң, контракт төзеп Ил сагына баса. Беренче көннәрдә үк ул штурм ротасы бүлекчәсе гранотометчик ярдәмчесе итеп билгеләнә, дрон операторы булып та хезмәт итә. Шул вакытта беренче тапкыр яралана.

162просмотра

“Җиңү варислары” дип исемләнгән чара Апасның Туган якны өйрәнү музее коллективы тарафыннан оештырылды. Велоквест быел икенче тапкыр тагын үзенчәлерәк үтте. Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. Чарада Апас мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары катнашты. 👍

153просмотра

Быел Апаста Сабан туена «Сөлге җыю» йоласы үзенчәлекле итеп оештырылып, бәйрәмчә киенгән мәдәният хезмәткәрләре оешмаларга кереп, бәйрәм рухы өләштеләр, күчтәнәчкә — чигелешле сөлгеләр, яулыклар җыйдылар. Аларны район хакимиятендә, “Апастово-информ”да, район мәгариф бүлегендә, исәп-хисап оешмасында җылы каршы алдылар. “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре исә аеруча сөенделәр.

89просмотров

Шыгай авылында мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә Сабантуйга бүләк җыйды. Авыл урамнарына җыр-моң, шат авазлар таралды. Хуҗа-хуҗабикәләр исә яулык, сөлгеләрен әзерләп көтеп тордылар. “Авылыбыз бердәм һәм милли йолаларны саклап яши. Без Сабантуйга әзер!” – ди клуб мөдире Дамир Камалиев.

71просмотр

Россия Чик сагы хезмәтенә 108 ел тулу уңаеннан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә Апаста зур автойөреш оештырылды. Чарага Апас, Буа, Кайбыч, Кама-Тамагы районнарының чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән кыю йөрәкле егетләр, абыйлар җыелып, бер-берсе белән күрешеп, бәйрәм белән тәбрик иттеләр, чик сакчылары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.Апас урамнары буйлап флаглар белән бизәлгән машиналар колоннасы хәрәкәт итте. Тирә-юньгә горурлык, патриотлык хисе белән сугарылган бәйрәм рухы таралды.

17просмотров

Иске Әнәле авылында яшәүче Фарис Сәмигуллин йорты янәшәсендә музей ясаган. Биредә элеккеге көнкүреш кирәк-яраклар урын алган. Музейда 300ләп экспонат саклана.

24просмотра

-Авыл башындагы 8 гектар мәйдан җирдә алмагачлар утыртабыз. 1 гектар җирдә 3,5 мең төп алмагач булачак. Барлыгы 29 мең булыр дип көтелә. 3-4 төрле көзге һәм кышкы сортлы алмалар Краснодар һәм Түбән Новгород өлкәсеннән кайтты. Арада безнең шартларга яраклашканнары да, чит, яңа төрлеләре дә бар, - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Нуриев. Эшләр көз көне үк башланган. Мәйдан билгеләнеп, биредә бетон баганалар утыртылган. Язын исә тигез, төз рәтләр хасил булган. Челтәрле су юлы ясалып, һәр төпкә су агызу җайланган. Су юлы авыл күленнән сузылган. Алмагач утырту эшендә районның аграр көллият егетләре булыша. Алар иртәнге сәгать 7дә үк хезмәт мәйданында. Хәзерге вакытта 6 мең төп агач утыртылган һәм бәйләнгән.

39просмотров

Кормаш авылында яшәүче Сөрмәдия апа Зиннәтуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин, Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов иң изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук җирлекнең ветераннар Советы да котлады үзен. Балалары да иртәдән янәшәсендә булды.

43просмотра

Биеш авылында “Рябинушка” үзешчән халык коллективының оешуына 30 ел тулу уңаеннан матур бәйрәм чарасы узды.

39просмотров

Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин корбанга малны читтән эзләмәскә киңәш итә. Ветеринария хезмәте вәкилләре фикеренчә, районда корбанлыкка мал җитәрлек. Сарык үрчетүчеләр дә шактый. Бу йогышлы авырулардан саклап калу чарасы булып тора.

8просмотров

Район мәдәният йортында “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары, остазлары җыелды. Биредә бәйрәм рухы хакимлек итте. Фойеда мастер-класслар оештырылды. “Алдынгылар хәрәкәте”нең мәктәпләрдә оешкан беренчел бүлекчәләре командалары ел дәвамында башкарылган эшләренә нәтиҗә ясады, уңышларын барлады.

5просмотров

Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән әлеге 200 мең сум күләмендәге акчалата ярдәм 2026нчы ел башыннан районда даими яшәүче, дүртенче һәм аннан да соң баласы туган гаиләләргә бирелә. Районда әлеге түләүгә беренчеләрдән булып Апаста яшәүче Марсель һәм Алинә Мифтаховлар гаиләсе ия булды.